Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2019 елның 22 июне, шимбә

20 июньдә, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, Минзәлә районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ольга Бывальцева яшь социаль ярдәм алучылар белән бергә үзәк китапханәнең уку залында булдылар.

Китапханәче Элина Курчаева "Бөек Ватан сугышының кечкенә каһарманнары" әдәби сәгате әзерләде. Ул балаларга кечкенә балаларның өлкәннәр белән бергә гамәлдәге армия составында, партизан отрядларында сугышуы турында сөйләде.

Ахырда балаларга үз-үзләренә сорау бирергә тәкъдим итте: "Ә мин шулай булдыра алыр идемме?"

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International