Самарада VIII Яшьләр Россия-Кытай җәйге уеннары старт алды.

2019 елның 21 июне, җомга

"Юбилейный" балалар һәм яшьләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр  Красильникова Ирина һәм Комиссаров Максим Самарада узучы VIII Яшьләр Россия-Кытай җәйге уеннарында катнашалар.

Алар йөзү буенча ярышларда илебез данын яклыйлар. Ярышлардан тыш программада командаларның бергә тренировкалары,дөнҗя чемпионнары һәм Олимпия уеннары җиңүчеләре белән мастер-класслар, экскурсияләр каралган.

 15-19 яшьлек 400 дән артык Россия һәм Кытай спортчылары  спортның 8 төре буенча көч сынашачаклар.

Максим эстафета йөзүе буенча 3 нче урынга чыкты, Ирина исә 100 метр дистанциягә аркада йөзү буенча 4 нче урын алды. Башка дистанцияләрдә алар иң көчле беренче унлыкка керәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International