Татарстан Росреестрында һәм Кадастр палатасында Игелекле эшләр көне

2019 елның 21 июне, җомга

Бүген Татарстан Росреестрының Яшьләр советы һәм Кадастр палатасы хезмәткәрләре "Яхшы куллар" хәйрия складында булдылар.

 Хезмәттәшләр әлеге складка икенче тапкыр мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү йөзеннән киләләр.

Мәгълүмат өчен. Бирегә авыр тормыш хәлендә калган кешеләр (стихияле бәла-казалар, авыр матди хәл, көтелмәгән вазгыять) мөрәҗәгать итәләр.

  Шуның өчен хезмәткәрләр яхшы традиция буенча, башкаларга кирәкле әйберләр алып килделәр. Зурлар һәм балалар өчен өс һәм аяк киемнәре, уенчыклар, китаплар, көнкүреш химиясе, озак саклана торган туклану продуктлары һ.б.лар.

Белешмә: "Яхшы куллар" хәйрия склады - "Игелекле эшләр көне" фонды проекты.

Склад адресы: Калинин ур., 3 нче йорт (Тихомирнов ягыннан керергә). 
Белешмәләр өчен телефон: 8(843)236-65-61, info@dendd.ru 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International