Минзәлә гимназиясендә чит ил студентлары катнашында Инглиз теле көннәре уза.

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Чара полилингваль проектны гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Минзәлә гимназиясе (директор Гөлназ Хәлиуллина) балаларга белем бирүдә оригиналь ысуллар кертү белән аерылып тора.

Биредә белем алган укучылар киләчәккә югары белемле, төрле яклап әзерлекле булсыннар өчен татар, рус һәм инглиз телләрен югары дәрәҗәдә өйрәтүче полилингваль белем бирү йорты статусын алу өчен тырышалар.

.Бу юнәлештә зур адым ясалды инде - гимназиядә инглиз телен тирәнтен өйрәтүне күздә тотучы белем бирүнең Кембридж  системасы кертелә башлады.

Нәкъ менә полилингваль проектны гамәлгә ашыру кысаларында чит ил студентлары - Дани Обатеди һәм Фил Осанна - катнашында Инглиз теле көннәрен уздырырга карар иткәннәр. Нигерия-Британия тамырлары булган егетләрнең берсе (икенчесе - Бениннан килгән) Казанның югары уку йортларында белем алалар.

.Балалар белән беренче тапкыр гына эшләмиләр. Минзәләдә 3-4 һәм 5-6 сыйныф укучылары белән эшлиләр.

Балаларга чит ил белгечләре белән эшлә бик ошый.

-Бүген, балалар белән икенче көн шөгыльләнәбез, балалар да кичәгегә караганда күбрәк, - ди Дани.

 

- Дәресләр уен формасында уза, без бернәрсә дә язмыйбыз, телдән аралашабыз, җырлыйбыз, уйныйбыз, - дип сөйли уку процессы турында Фил.

- Балаларыбызның инглиз телен дәреслекләр буенча гына түгел, телдән практика ярдәмендә өйрәнүе бик яхшы, - ди гимназиянең инглиз теле укытучысы Гүзәл Нуриева.

Бүген аларны Әтрәкледә Радик Фәттахов кунакка көтә.

Дани һәм Фил да, укучылар да аларның шәһәргә соңгы килүләре булмас дип ышанып кала.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-gimnazii-menzelinska-prokhodyat-dni-angliyskogo-yazyka-s-uchastiem-inostrannykh-studentov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International