Гражданнарга рекомендацияләр: Интернет аша товар сатып алып, ничек мошенниклар корбаны булмаска?

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Интернет аша ваклап сату үзенчәлеге шунда ки, сатып алу турында карар кабул иткәндә, товар белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге булмый.

Сәүдә итүнең мондый схемасы РФ ГКның 497 маддәсе белән билгеләнгән.

Интернет аша сатып алулардан канәгать булмаучылар, никадәр гаҗәп тоелмасын, үзләре гаепле.  Еш кына сатып алучы заказ биргән товарның үзенчәлекләрен тиешенчә белми, игътибарсызлык һәм заказ биргәндә ашыгу да сәбәп булып тора.

.Әйтик, өс яки аяк киеме сатып алганда. бу әйбер үлчәме. фасоны буенча туры килмәде ди. Бәхеткә, бу проблема җиңел хәл ителә.

Шуның өчен теләсә нинди закза ясаганда игътибарлы булырга, ашыкмаска кирәк.

Барлык товарларны да дистанцион юл белән сату мөмкин түгел. Алкоголҗ продукциясен. шулай ук РФ кануннары белән ирекле сату тыелган яки чикләнгән (психотроп, агулы, көчле тәэсир итүче матдәләр. наркотик чаралар һ.б.лар) товарларны сатып алу мөмкин түгел.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International