"Эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлау конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2017-2020 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм" ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермерлык) проектларын сайлап алу конкурсы нәтиҗәләре турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн сум, шуларның 155 млн сумы федераль бюджеттан, калганнары - республика бюджетыннан.

Конкурска гариза тапшырган 36 муниципаль районның 132 крестьян-фермерлык  хуҗалыгыннан 105 е грант иясе булды.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән биредә таныша аласыз.  ссылке.

Грант алучылар башлыча ит һәм сөт, терлекчелек, атчылык, сарыкчылык һәм кошчылык юнәлешендә, шулай ук җиләк-җимеш, яшелчә игү белән шөгыльләнергә уйлыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International