Район башлыгы Айдар Салахов гражданнарны кабул итте

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Район башлыгы Айдар Салахов шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Кабул ителүгә биш гражданин килгән иде. Алар бәян иткән проблемалар торак шартларын яхшыртуга, авылның үсеш перспективаларына, шәһәр инфраструктурасын яхшыртуга кагыла.

Гражданнарны кабул итүдә яңгыраган барлык сораулар буенча кануннар нигезендә аңлатмалар бирелде, җаваплы затларга аерым мәсьәләләр буенча поручениеләр тапшырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International