"Интернет-челтәр тоткынлыгыннан башка" программасын гамәлгә ашыру кысаларында медиакиңлекләрдә балаларның мәгълүмати куркынычсызлык профилактикасы буенча, Минзәлә районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар белән "Әйдәгез, сөйләшәбез!" дәресе уздырды.
Дәрес барышында үсмерләрнең иҗади һәм креатив сәләтләрен үстерүгә, аларда медиатекстларны кабул итү һәм анализлау мөмкинлекләрен формалаштыруга юнәлтелгән күнегүләр кулланылды.