Татарстан кырларында уңыш формалашу чоры башлануны истә тотып, республика аграрийлары үсемлекләрне саклау һәм тукландыру мәсьәләләрен чирталаштырып хәл итәргә тиеш.
Бу турыда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Хөкүмәт йортында узган утырышта белдерде.
Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә вегетация чорында 4 млн гектарга якын мәйданнарны эшкәртергә кирәклеген ассызыклады.
Болардан тыш, министрлык вәкиле стационар эремә узелларында әзерләнгән судан файдалануның мөһимлеген искәртте. Аның сүзләренәч, Әтнә, Кукмара районнарында бу мәсьәләгә җитди карыйлар.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте