ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 5 ай өчен терлекчелек өлкәсендә нәтиҗәләр ясалды

2019 елның 14 июне, җомга

13 июньдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 5 ай өчен терлекчелек өлкәсендә нәтиҗәләр ясалды. Утырышны Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов уздырды.

Утырышта терлекчелек буенча консультантлар, муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең нәсел-селекция хезмәтләре начальниклары катнашты.

Бүгенге көндә республика территориясендә мөгезле эре терлек башы 722,4 мең баштәшкил итә. шуларның – 242,7 мең сыерлар. Агымдагы елның 5 аенда авыл хуҗалыгы формированиеләре  549,4 мең. тонна сөт (104%), җитештерелгән (үстерелгән) терлек һәм кош 167,1 мең тонна (102%), шул исәптән, мөгезле эре терлек  - 41,0 мең тонна (99%), дуңгызлар – 37,3 мең тонна (105%)  һәм кошлар – 87,9 мең тонна (102%).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International