"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2019 елның 14 июне, җомга

"Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Мин Россиядә яшим" танып белү-күңел ачу чарасы узды. Аның максаты - бәйрәм тарихы белән танышу, шулай ук патриотизм, үз илең белән горурлану хисләре тәрбияләү. Балалар белән әңгәмә уздырылды, Россия гимны тыңланды, презентация күрсәтелде.

Аннары "Флагны җый" конкурсы узды, балалар анда өч төсне дөрес итеп урнаштырырга тиеш иде. Балалар викторина сорауларына да дөрес җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International