Татарстанда инде 15 нче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, "Ныклы гаилә" федераль партия проекты ярдәмендә "Нечкәбил" конкурсы уздырыла.
"Нечкәбил" конкурсы - халык һәм гаилә традицияләрен хөрмәтләүче бәхетле тарастанлылар гаиләләренең реаль тарихы ул.
Менделеевск шәһәрендә конкурсның зона туры узды. Үз гаиләләрен һәм традицияләрен тәкъдим итү өчен бәйрәмгә Республиканың 10 районы вәкилләре килгән.
Минзәлә районын кемнәр тәкъдим итте соң?
- Сәлимова Юлия Михайловна, "Мари Кас" фольклор ансамбле солисты, Калтак авылы.
- Шатунова Эльмира Габделфатовна, Каран-Азик авыл клубының сәнгать җитәкчесе.
- Нуриева Гөлнара Фирдависовна, Матвеевка авыл клубы мөдире.
Катнашучыларга "Татарстан - ныклы гаиләләр территориясе" акциясе дипломнары тапшырылды.