Минзәләдә Бөек Ватан сугышы ветераны Роза Пожалуеваны 95 яшҗлек юбилее белән котладылар.

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Ветеранны олугъ юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм районның социаль яклау бүлеге  начальнигы  Татьяна Мясникова килде. Алар РФ Президентының котлау открыткасын һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бүләк тапшырдылар.

Пожалуева Роза Рахимовна Астрахань өлкәсе Кызыл Яр авылында туган. Сугыш башланганда ул Актаныш районында эшләгән, 1943 елда фронтка китә, наблюдатель була, 1945 елның июлендә демобилизацияләнә. сугыштан соңгы елларда Минзәләдә мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Тормыш иптәше геннадий Васильевич белән  бер кыз үстерәләр. Юбиляр күп санлы медальләр белән бүләкләнгән.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-s-95-letnim-yubileem-pozdravili-veterana-vov-rozu-pozhaluevu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International