Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев авыл сабантуенда катнашучыларны һәм бистәнең 100 еллык юбилеена килгән кунакларны халкыбызның яраткан бәйрәме белән котлады һәм җирлеккә күп еллык ярдәмнәре һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен аталы-уллы Алексей һәм Егор Юдиннарга Мактау кәгазьләре тапшырды.
Узган еллардагы кебек, кыр батырларын һәм төрле тармак хезмәтчәннәрен бүләкләделәр.
Абыйлы-энеле Алексей һәм Сергей Юдиннар бистәнең үсешенә зур өлеш керткән, узган елларда совхоз белән җитәкчелек иткән Александра Жбановка, Илгиз Каюмовка, Габбас Сабирҗановка, Рифкат Нуриевка һәм башка бик күп ветераннарга (барлыгы 48 кеше) җирлекнең Мактау кәгазьләрен, җылы юрганнар тапшырдылар.
Бәйрәмгә килүчеләр төрле уен-конкурсларда катнаштылар. 3-4 яшьлек балаларның келәмгә чыгып көрәшүләре бәйрәмнең үзенчәлеге булды.
Бу Сабантуйда баш батыр булып Исәнголдан килгән Ренат Шәйхетдинов булды. Үсмерләр арасында Иркәнәштән Нәркиз Хисмәтуллинга тиңнәр табылмады.