Бүген, 12 июньдә, Минзәлә шәһәрендә дәүләт бәйрәме - тынычлык, дуслык, халыклар дуслыгын гәүдәләндерүче Россия көнен билгеләп үттеләр.
Бу бәйрәм районыбыз территориясендә яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштереп, иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр символы булды. ул Россия Федерациясе гражданнарының дәүләт ихтыярын һәм патриотизмга омтылышын гәүдәләндерә.
Минзәләдә Россия көне Җиңү паркында узды. Бәйрәмгә җыелган минзәләлеләрне район башлыгы Айдар Салахов исеменнән район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наил Хисамбиев котлады.
1 июньдә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" традицион акция старт алган иде. Шул уңайдан быел 1 сыйныфка баручы 4 балага мәктәп әсбаплары салынган букчалар бүләк ителде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/prazdnik-druzhby-narodov-v-menzelinske