Хөрмәтле райондашлар!
12 июньдә илебез халкы Россия көнен бәйрәм итә. Бу көнне дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителде, Россия бәйсезлек, мөстәкыйльлек алып, демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты. Шушы еллар эчендә Россия үзенең дәүләтчелек нигезен төзеп, зур юл үтте, дөнья күләмендә танылуга иреште, абруй казанды.
Безнең барыбыз өчен дә уртак Ватаныбыз булган Россиядә тамырларыбыз бер. Үзара аңлашып-килешеп яшәү, хезмәттәшлек, илебез, киләчәк буын өчен җаваплылык тою, фидакарь хезмәт итү тыныч шартларда, иминлектә алгарыш юлыннан алга баруның мөһим шарты.
Сезне, хөрмәтле райондашлар, төрле милләт халыкларын берләштерүче бәйрәм - Россия көне белән чын күңелдән котлыйм. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, якты өмет-ышаныч, илебез мәнфәгатьләре хакына хезмәттә зур уңышларга ирешүегезне телибез.
Айдар Салахов,
Минзәлә муниципаль район башлыгы.