Бәйрәм алдыннан Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү буенча белгече Лилия Гурьева тарафыннан Муса Җәлил исемендәге паркта "Сәламәтлек" клубына йөрүчеләр арасында "Минем яраткан Россиям" баш астында викторина уздырылды.
Чарада катнашучылар темага кагылышлы сорауларга актив җавап бирделәр. Ватаныбыз турында белемнәрен күрсәттеләр.