ТР Кадастр бәясен билгеләү һәм милеккә салымны исәпләү, шулай ук күчемсез милек объектлары бәясе бәхәсен чишү процедурасы актуальлеген югалтмый.
Моңа кадәр күчемсез милек объектларының кадастр бәясен бәйсез бәя бирүчеләр билгеләсә, 2018 елдан - махсус булдырылган бюджет учреждениеләре.
Кадастр бәясе бәхәсен чишү өчен күчемсез милек объектының базар (чын) бәясен билгеләргә кирәк. Алга таба эксперт нәтиҗәсе таләп ителә. Сертификацияләнгән бәя бирүче уздырмаган булса, бәя бирү көченә керә алмый. Нәкъ менә ул эксперт нәтиҗәсе бирә.