Бүген, 10 июньдә Минзәләдә яшәүче Тамара Александровна Маслюкова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды, күркәм юбилее белән тәбрик итте.
Татьяна Александровна юбилярга ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләде, Бөек Ватан сугышы чорында һәм тыныч тормыштагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм район башлыгы Айдар Салаховтан истәлекле бүләк тапшырды.