Җәйге каникуллар башланды, ә "Юбилейный" спорт мәктәбенең аэробика бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр ял итәргә уйламый да. Алр үз осталыкларын камилләштерүне дәвам итәләр.
Спорт мәктәбенең 31 спортчысы тренерлар С.А.Шәрипова һәм Л.И.Яруллина белән Казанның "Байтик" балалар сәламәтләндерү лагеренда ТРның перспективалы спортчылары өчен уку-тренировка җыеннарында булдылар.