Табигать тә бар кеше белән бергә сөенде.

2019 елның 8 июне, шимбә

Республикабызда бара торган Сабантуйлар парадын беренчеләрдән булып Минзәлә районы башлады.

Бәйрәмне без күтәренке кәеф белән һәм зур казанышлар белән каршыладык.

Быел районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләрен оптималь срокларда һәм сыйфатлы итеп төгәлләде.Шуның өчен авыл сабантуйлары да, район Сабантуе да күтәренке рухта узды.

Татар дөньясын Сабантуй бәйрәменнән башка күз алдына китереп булмый.

Татар Мөшегесе, Николаевка, Минзәлә татар дәүләт драма театры, медицина училищесы, педагогия көллияте тагын бер тапкыр үз сәләтләрен күрсәттеләр.

.Сабантуй бәйрәмен бәйрәм флагын күтәреп, узган елгы кыр батыры Зиннур Гыйльфанов һәм район Сабантуеның абсолют батыры Ришат Гайнетдинов ачты.

 

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/i-priroda-vmeste-so-vsemi-radovalas-sabantuyu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International