Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә

2019 елның 8 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына бер яшь ханым мөрәҗәгать итте. Ул үзенең хатында тырнакларын ясату (маникюр, шеллак) өчен матурлык салонына мөрәҗәгать итүе турында язган. Әмма икенче көнне үк тырнакларындагы лагы куба башлаган моның. Ханым, нишләсен, янә матурлык салоны тарафына юл тоткан. Әмма анда тырнак ясаучы мастер башкарылган эшендәге кимчелекләрне юкка чыгарудан кискен төстә баш тарткан.

Әйе, бүген матурлык салоннары бик күп, әмма аларның кайсын һәм ничек сайларга? Чөнки матурлык салоны, чисталыктан һәм клиентларның сәламәтлеген кайгыртудан тыш, үз мастерларының һөнәри яктан яхшы әзерлекле булуларын да тәэмин итәргә тиеш бит.

Салонда конкурслар дипломнары белән бүләкләнгән, төрле исемнәргә лаек булган мастерлар эшли икән, димәк, анда йөрсәң дә була, дигән сүз. Мондыйлар, кагыйдә буларак, диплом һәм сертификатларын, яшереп, сандык төбенә салып куймый, бәлки белгеч бүлмәсе диварына әллә кайдан ук күренеп торырлык итеп элеп куя.

Гомумән, теләсә кайсы белгечнең белеме, эш тәҗрибәсе турында сорарга оялып тормагыз. Салон сайлаганда, берничә әйбергә мөрәҗәгать итегез. Бу, һичшиксез, сезгә әйбәтрәген сайлап алуга ярдәм итәчәк.

Мастер клиентка хезмәт күрсәткәнче һәм хезмәт күрсәткәннән соң кулларын сабын белән яхшылап юарга тиеш. Бүлмәләрнең, юу һәм дезинфекцияләү средстволарын кулланып, көненә кимендә ике тапкыр җыештырылуы шарт.

Маникюр һәм педикюр өчен билгеләнгән инструментлар, стерильләштерелеп, чиста төрелмә материалларга төрелеп, шунда сакланырга тиеш. Бер сәгать дәвамында файдаланырга кирәк булганда яки стерилизаторларда сакланган очракта инструментларны төрелмәгән килеш кенә дә стерильләштерү рөхсәт ителә.

Тырнак кискәндә, кырыйларын тигезләгәндә һ.б.тән тиресен җәрәхәтләү куркынычы булган инструментлар клиентка хезмәт күрсәтелгәннән соң, су белән юып тормастан, дезинфекцияләү эремәсенә урнаштырылырга тиеш. Педикюр ясаганда аяк астына куела торган мендәрчек, файдаланганнан соң дезинфекцияләү эремәсе белән сөртеп алу өчен, клеенка тышлыкка кидертелгән булырга тиеш. Бер тапкыр кулланыла торган тышлыклардан файдалану да рөхсәт ителә.

Аяк-куллар өчен билгеләнгән ванналарның һәр клиенттан соң дезинфекцияләнүе фарыз.

Маникюр һәм педикюр ясаганда һәр клиент өчен бер тапкыр кулланыла торган дым үткәрми торган салфеткалардан файдалану зарури.

Тырнаклар ясау хезмәте күрсәтү студиясе хезмәткәрләренең шәхси медицина кенәгәләренә ия булуы кирәк.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International