6 июньдә Казанда федераль максатчан программаларда һәм милли проектларда катнашу, республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча утырыш узды.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина очрашу нәтиҗәләренә комментарий бирде:
"Татарстан Республикасында 17 эш төркеме булдырылды, аларның һәркайсын Дәүләт Думасы депутаты җитәкли.
Быел республикада 61,1 млрд сум күләмендә федераль бюджеттан лимитлар расланды. Бүгенге көнгә факт буенча 28,8 млрд сум керде, шуларның 5,2 млрд сумы - "Сәнәгатьне үстерү һәм аның көндәшлеккә сәләтлелеген үстерү" Дәүләт программасы буенча.
Бер мандатлы депутат буларак, мин окруным үсеше белән бәйле барык мәсьәләләрне хәл итүдә булышырга тиеш.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы 23 дәүләт һәм7 федераль максатчан программада катнаша.