Минзәләдә ТРда Һөнәр елына багышланган "Дерзай!" яшьләр форумы узды.

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Минзәләгә WorldSkills флагы эстафетасы килде, шул уңайдан "Дерзай!" яшьләр форумы узды. Шунысын әйтергә кирәк, республика этабы кысаларында Минзәлә районы өченче тукталыш булды. Моңа кадәр ул Түбән Камада һәм Әлки районында булды. 

Тантана Муса Җәли паркында узды. Биредә мәктәп укучылары, студентлар, район учреждениеләре һәм предприятие җитәкчеләре җыелды.

 Сәламләү сүзләре белән район башлыгы Айдар Сәлахов чыгыш ясады.. Айдар Фәслахович г WorldSkills Казань-2019 флагына Минзәлә районының флагын беркетте.

45 нче дөнья чемпионатының оештыру комитеты вәкиле Данил Ясельский антаналы төстә чыгыш ясады, республика этабы катнашучысы сертифмикатын тапшырды. WorldSkills флагы Кайбыч районына китте.

М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте, медицина училищесы, ДОСААФ автомәктәбе, Балалар иҗат йорты, музыка мәктәбе, "Лига" ҖЧҖ, "ТПФ "Изыскатель" үз продукцияләрен тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International