5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, Эколог көне. Бу көнне эшкәртелгән батарейкалар җыю буенча акциягә нәтиҗә ясалды.
"ТАТМЕДИА" АҖнең "Минзәлә-информ" филиалы коллективы инициативасы буенча 2015 елдан башлап Минзәлә районында эшкәртелгән батарейкалар җыю башланды. Безнең шигарь: "Күп эшли алмыйсың икән, берни эшләмәгәнче, кечкенәдә башла".
Батарейкалар җыеп, без шәһәрне чистарак итү өстенә, ераккарак карыйбыз.
Бергәләшеп берләшеп, без киләчәккә тәэсир итә, тормышыбызны иминрәк итәбез.
2015-2017 еллар эчендә 72 кг батарейка утильләштерелде, 2017-2018 елларда 129 кг куркыныч химик ток чыганагы тапшырылды. Шәһәрдә һәм районда балалар һәм өлкәннәр акциягә бердәм кушылдылар, моның өчен аларга рәхмәт. Бүген исә гомуми көч белән җыелган 202 кг батарейка тапшырылды.
"ТАТМЕДИА" АҖнең "Минзәлә-информ" филиалы җитәкчесе Илдус Шаһиевның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Аларның ияләре кемнәр соң?
Иң күп батарейка җыган 1 нче урта мәктәп, директор Ольга Ильина;
1 нче мәктәп: Лиза Елхова, 2А класс (238 данә.) - иң актив укучы һәм 3Б класс - иң актив класс (499 данә);
2 нче урта мәктәп: Алия Кадырова, 3А класс, актив сыйныф – 3А, класс җитәкчесе Нина Комиссарова;
3 нче урта мәктәп: Бокова Софья, 3Б класс, класс җитәкчесе Татьяна Автулева, актив класс - 2В, класс җитәкчесе Елена Медведева;
Гимназия: Альберт Гәрәев, 1 класс һәм 7 класс иң актив класс, класс җитәкчесе Гөлнара Заһриева;
№11 «Шатлык»,җитәкче Надежда Калинина һәм Елхова Марина, 9 төркем.
№3 – өлкән төркем, тәрбиячеләр Г.Шәйхетдинова, З.Исакаева, А.Мосавирова;
№5 – уртанчы төркем, тәрбиячеләр Т.Муринова, Р.Исакаева;
№8 – кече төркем №1 (459 данә), тәрбичеләр Г.Иликова һәм Н.Муринова.
