Сабантуй милли бәйрәмен әзерләү һәм уздыру буенча киңәшмә узды.

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Утырышта шәһәр оешма-предприятиеләре, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм көч структуралары җитәкчеләре катнашты.

Оештыру комитеты утырышы район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев рәислегендә узды.

Әзерлек барышы турында мәгълүмат белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева чыгыш ясады.

Утырышта катнашучылар мәйдан территориясен төзекләндерү, сәхнә бизәү, сәүдә оештыру, чабыш уздыру һәм милли көрәш, иҗади программаны формалаштыру буенча фикер алыштылар.

"Төп бурыч - бәйрәм уздыруда иминлекне тәэмин итү. 10 меңләп кеше килүе көтелә, - диде Камил Римович.

Бәйрәм алкогольле эчемлекләрсез уздырылачак, дип билгеләп үттеләр. Спиртлы эчемлекләрне сату тыела.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/rayonnyy-sabantuy-v-menzelinske-proydet-bez-alkogolya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International