Видеоконференция режимында ТРның Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашында "ТРда санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре турында"гы брифинг узды. Ул башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады һәм гаммәви-мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде.
Минзәлә районында икеайлык нәтиҗәләре турында баш белгеч - районның административ комиссия сәркатибе Миләүшә Кириченко сөйләде:
"Санитар-экологик икеайлыкны уздыру кысаларында административ комиссия тарафыннан 127 Торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды, РТ КоАПның 3.6 маддәсе буенча 100 мең сумлык 60 беркетмә төзелде. Шуларның 55 е - физик затларга, 5 - вазыйфаи затларга. Халык арасында зур профилактик эш алып барыла, телдән шелтә белдерелә, кимчелекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр игълан ителә.
Авыл җирлекләрендә рейдлар уздырыла, йортларны, корылмаларны, коймаларны карап тоту буенча күп кенә кимчелекләр ачыклана. Халык урам территорияләрендә агач калдыклары, металлолом, иске автомобльләр, тирес, чүп саклый.
#ЭКОВЕСНА 2019 республика акциясе кысаларында Минзәлә районының белем бирү учреждениеләре - мәктәпләр һәм балалар бакчалары актив катнашты.
"Иң яхшы мкәтәп" номинациясендә
1 урын – 1 нче урта мәктәп
2 урын – 2 нче урта мәктәп
3 урын – 3 нче урта мәктәп
"Иң яхшы балалар бакчасы" номинациясендә
1 урын – 11 нче «Шатлык»
2 урын – 2 нче «Алтынчэч»
3 урын – 10 нчы «Чишмә»