Укучының мәдәни көндәлеге - Татарстан Республикасының мәдәни-мәгариф проекты. Проект 2015 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контроле астында эшләтеп җибәрелде.
Ни өчен кирәк ул? "Укучының мәдәни көндәлеге" проектының төп максаты - балаларны укудан буш вакытларында мәдәни чараларга җәлеп итү. Музейларга, театрларга, күргәзмәләргә һәм башка интеллектуаль чараларга барганда, балалар үзләренең мәдәни көндәлекләренә билге ала. Шулай ук балаларның мәдәни көндәлек сайтында яллары турында фикерләр язу мөмкинлеге дә бар. Уку елы ахырында иң актив балалар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә.
2019 елның 17 маенда Үзәк китапханәнең уку залында «Укучының мәдәни көндәлеге»республика проектында җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. 2018-2019 уку елы нәтиҗәләре буенча Минзәлә муниципаль районында җиңүче булдылар:
1. Коротина Калерия, Минзәлә шәһәренең “1нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
2. Садриев Азамат, Минзәлә шәһәренең “3 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
3. Елизаров Вадим, Минзәлә шәһәренең “3 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
4. Сахапова Сөмбел, Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы “Габделхай Сабитов исемендәге Югары Тәкермән төп белем мәктәбе” ГБМБУ.
Һәр җиңүчегә диплом һәм бүләк тапшырылды.. Проектта җиңүчеләрне бүләкләү Казан шәһәрендә узачак.
Муниципаль этапның актив катнашучылары шулай ук грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр:
1. Акрамов Камаль, Минзәлә шәһәренең “3 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
2. Мусина Анна, Минзәлә шәһәренең “1нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
3. Лебедева Наталия, Минзәлә шәһәренең “1нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
4. Хазиев Данил, Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы “Габделхай Сабитов исемендәге Югары Тәкермән төп белем мәктәбе” ГБМБУ;
5. Биктимиров Данил, Минзәлә шәһәренең “3 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
6. Юзманова Кристина, Минзәлә шәһәренең “3 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Балаларны музыкаль номерлар белән котларга безнең районның яшь йолдызлары – Тауасты Байлар урта мәктәбе укучысы Вәлиева Айгөл, 1 нче урта мәктәп укучысы Новиков Данила килде.
Катнашкан өчен рәхмәт белдерәбез! Уңышлар телибез!