Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2025 елга кадәр чорга "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, Дәүләт программасы халыкның мәшгульллек дәрәҗәсен күтәрүгә, уңайлы яшәү шартлары тудыруга, су белән тәэмин итү, элемтә, телекоомуникация, газификация дәрәҗәсен күтәрүгә һ.б.ларга юнәлтелгән.
"Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дәүләт программасын әзерләү буенча зур эш алып бара, 133 мең авыл торак пунктлары торышына анализ бирелде, аларда 37 млннан артык кеше яши", - диде министр Дмитрий Патрушев.
Дәүләт программасы 2020 елдан гамәлгә керәчәк.