Хөрмәтле Минзәлә халкы!
Һәрбер мөселман йөрәгенә якын булган Ураза-бәйрәм якынлаша. Бу - берләшү, чын кыйммәтләрне, туганлыкны, дуслыкны ныгыту бәйрәме. Ул рухи тынычлык, игелекле ниятләрнең кабул булуына ышаныч алып килә. Уй-теләкләребез һәрвакытта да чиста, йөрәкләребез яхшылык өчен ачык, омтылышларыбыз якты булсыннар иде, бер-беребезгә җылылык, игътибарлылык бүләк итик, шатлыкларыбыз, уңышларыбыз белән уртаклашыйк.
Хөрмәтле ислам динен тотучылар, чын күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйбыз, барлык якты теләкләрегез тормышка ашсын. Имин, бәхетле, тыныч, аяз көннәр сезгә!
Минзәлә муниципаль районы Башлыгы Айдар Сәлахов.