2 июньдә Бөгелмә шәһәрендә "Ныклы гаилә" федераль партия проекты кысаларында гаиләне алыштыручылар өчен "Гаилә учагы - рухлану чыганагы" VI Республика иҗади эшләр ярминкә-конкурсы узды.
Катнашучыларны Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Әнәвәр Әхмәдиев һәм Гаилә үзәге директоры Ольга Константинова сәламләде. Республикабызның 7 районыннан вәкилләр килде. Бәйрәмдә катнашучылар ата-аналар һәм балалар ясаган кул эшләнмәләрен карадылар, тәмле кулинар эшләнмәләрдән авыз иттеләр, тәҗрибә ураклаштылар. Бәйрәм яшь артистларның чыгышлары белән үрелеп барды
.Минзәлә районыннан Петрова Светлан Сергеевна һәм Гәрәева Резеда Тәлгатовны гаиләсе барды.
"Иң яхшы ярминкә урыны әзерләү" номинациясендә Петровалар гаиләсе 1 дәрәҗәле дипломга ия булды.
