Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 3 июньдә көн ахырында һәм кичен Татарстан Республикасы буенча урыны белән яшен, төньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метрга кадәр тизлектәге көчле җил, көчле яңгыр, боз явуы көтелә.

4 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 18 метр тизлектәге көчле җил.

Казан буенча:

 

Аязучан болытлы. Төнлә урыны белән яңгыр, яшен, көндез явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, 3 июньдә көн ахырында һәм кичен, 4 июньдә төнлә урыны белән көчәючән җил -  15-20 м/с, көндез көчле 16 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +7..+9º. Көндез максималь һава температурасы +18..+20º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы. 3 июньдә көн ахырында һәм кичен, 4 июнь төнендә яңгыр, урыны белән көчле; урыны белән боз, яшен булуы көтелә. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, 3 июнь көн ахырында һәм кичен, 4 июньдә төнлә 17-22 м/с тизлектә көчле җил, көндез урыны белән көчле 18 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +6..+11º. Көндез максималь һава температурасы +16..+21º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International