Нефтекама шәһәрендә (Башкортостан) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган турнир узды.
Ярышларда Россиянең 7 субъектыннан 110 боксчы катнашты. Минзәлә шәһәренең Бокс мәктәбендә тәрбияләнүчеләр (укытучы-тренер Булат Кәримов) Бадалян Арам, Динмөәамәтов Рифат, Степанов Степан ярымфинал чыгышларында көндәшләренә җиңелеп, өченче урынга чыктылар, Ә Ярофеев Ярослав җиңүгә чын ихтыяр күрсәтеп, Свердлау өлкәсеннән килгән көндәшенең өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк булуына карамастан, әлеге турнирның җиңүчесе булды. Яшь боксчылар турнир хәйриячеләреннән бүләкләр бирделәр.
Ефремов Виталий Юрьевич хәйрияче булды.
http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/menzelinskie-boksery-stali-pobeditelyami-turnira