Минзәлә районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акиясе старт алды.

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

1 июньнән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясе старт алды. Акция Татарстан Республикасында 2007 елдан бирле уздырыла. Агымдагы елда әлеге акция 1-12 июньдә уздырыла. Акция авыр тормыш хәлендә калган, азкеремле, күпбалалы һәм опекадагы гаиләләрдә тәрбияләнүче, шул исәптән ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга адреслы ярдәм итү максатыннан уздырыла.

Яңа уку елында Минзәлә районында мәктәп парталары артына 395 беренче сыйыф укучысы утырачак, шуларның 95 е ярдәмгә мохтаҗ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International