Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2019 елның 2 июне, якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 3 июньдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә кыска вакытка көчәючән җил белән яшен көтелә - 15-20 м/с, аерым районнарда боз явачак (җил кыска вакытка 15-18 м/с кадәр көчәючән).

Казан буенча:

Аязучан болытлы. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән кыска вакытка 13 м/с ка кадәр көчәючән, яшен вакытында 15-18 м/с.   Төнлә минималь һава температурасы  +12..+14°. Көндез максималь һава температурасы  +22..+24°.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы. Төнлә урыны белән аз гына яңгыр. Иртән һәм көндез яңгыр, аерым районнарда яшен һәм боз белән.  Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, урыны белән 13 м/с га кадәр кыска вакытка көчәючән, яшен вакытында - 15-20 м/с.  Төнлә минималь һава температурасы +10..+15°. Көндез максималь һава температурасы +20..+25°.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International