Минзәләдә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды.

2019 елның 1 июне, шимбә

Җәйнең беренче көне Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Бу бәйрәм уку елы тәмамлануын һәм җәйге каникуллар башлануын символаштыра.

Кечкенә минзәләлеләр һәм аларның ата-аналары Җиңү паркында 1 июньне күңелле итеп билгеләп үттеләр. Барлык балаларны бәйрәм белән Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева тәбриләде.

Бу көнне ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова өч гаиләдәге нарасыйларга туу турында таныклык тапшырды. Пенсия фонды идарәсенең Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте начальнигы Алсу Ганиева өчәр бала тәрбияләнүче биш күпбалалы гаиләгә таныклыклар тапшырды. Шулай ук "Минем нәсел шәҗәрәм" республика генеологик тикшеренүләр конкурсы, "Балалар нәрсә турында хыяллана" иҗади эшләр конкусры конкурсантлары, призерлар һәм җиңүчеләр бүләкләнде.

.

 

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-proshel-prazdnik-posvyashchennyy-dnyu-zashchity-d

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International