Татьяна Воропаева Минзәлә район халкы сорауларына җавап бирде

2019 елның 31 мае, җомга

"Бердәм Россия" Партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә урынга чыгып гражданнарны кабул итү оештырылды. Аны "Бердәм Россия"партиясе рәисенең төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева уздырды.

Депутатка кабул ителүгә алты минзәләле килгән иде. Татьяна Васильевнага бирелгән сораулар арасында 1 нче урта мәктәпкә капиталь ремонт уздыру зарурлыгы, сугыш чоры балаларына ярдәм, яшьләр ипотекасы, сукбай этләр, вафат булган ирнең пенсиясен алу, реорганизациягә бәйле рәвештә пенсия алды яшендәге хезмәткәрне кыскарту кебек сораулар бар иде.

Барлык яңгыраган сораулар Татьяна Васильевнаның шәхси контроленә алынды.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/tatyana-voropaeva-otvetila-na-voprosy-zhiteley-menzelinskogo-rayona

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International