Минзәлә сулыкларны һәм аларның ярларын җыештыру буенча "Россия суы" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 15 маенда "Россия суы " сулыкларны һәм аларның ярларын чүп-чардан чистарту буенча Бөтенроссия акциясе старт алды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге акция РФ табигый ресурслар һәм экология министрлыгы су ресурслары федераль агентлыгы белән берлектә «Экология»милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. 2014 елдан башлап «Россия суы " федераль максатчан программасы кысаларында үткәрелә. Ел саен анда Идел бассейнының 15 регионы актив катнаша. Бу акциянең максаты-сулыклар ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм саклау гына түгел, ә халыкның төрле катламнарын экологик проблемаларга җәлеп итү, халыкта уникаль, тормыш өчен әһәмиятле булган су объектларына сакчыл караш тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International