Бу атнада матди-техник базаны үстерүгә грантлар алуга авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары арасындагы конкурска нәтиҗәләр ясалды.
Бу атнада матди-техник базаны үстерүгә грантлар алуга авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары арасындагы конкурска нәтиҗәләр ясалды.
Бу уңайдан Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов авыл хуҗалыгы кооперациясе үсеше буенча Татарстанда булган вазгыятькә комментарий бирде.
« 2015 елдан бирле авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативларына матди-техник базаны яхшырту өчен грант рәвешендә дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелә. Шушы чордан башлап, 2019 елны да кертеп, 64 авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативы 740,3 млн сум күләмендә грант ярдәме алды. 212 эш урыны булдырылды, - диде Ришат Хәбипов.
Шулай ук ул 2019 елда матди-техник базаны үстерүгә 300 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме чаралары каралуын билгеләп үтте.
2019 елга республикада 339,3 млн сум федераль чаралар расланды. Дәүләт бюджетыннан бергә финанслаут 79,6 млн сум тәшкил итә», - дип өстәде Ришат Хәбипов.