Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча видеоконференция Режимында хөкүмәт комиссиясе утырыш узды.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар, идарә итү стажы ике елдан ким булган машина йөртүчеләр гаебе белән аварияләр торышы турында Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы Ленар Габдурахманов хәбәр итте.
Видеоконференция ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев җитәкчеләр белән киңәшмә уздырды. Мәктәп автобусларын йөртүчеләргә контрольне көчәйтү, аларны иртән һәм кичен тикшерү, документацияне тәртипкә китерү турында кисәтелде.
Автомәктәпләргә имтиханнарның теория һәм практика өлешендә күп санлы кабаттан бирүләргә игътибар итәргә тәкъдим ителде. Автомәктәп начальнигы Таһир Исмәгыйлов имтиханнарны Яр Чаллыда бирү кыенлык тудыра дип белдерде.