Бүгенге көндә барлык филиаллар һәм "Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе бүлекләре "үзмәшгуль" сыйфатында теркәү мөмкинлеге буенча гражданнарга консультация бирәләр.
Әлеге эш шулай ук КФҮ хезмәткәрләре тарафыннан авыл җирлекләрендә хезмәтләр күрсәткәндә атна саен ТОПСларга чыгу барышында уздырыла.