30 май көнне Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Минзәлә муниципаль районында "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү үзәге балалары өчен "Әкияттә кунакта" дип исемләнгән мавыктыргыч уен үткәрделәр.
Балалар уенда актив һәм кызыксыну белән катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Әкиятләрне искә төшерделәр, әкият геройларын таптылар. Балалар әкиятләрне бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Интерактив аралашу алымнары кулланыла торган мондый чаралар яшь укучыларны битараф калдырмый. Мондый чара-балаларның укырга яратуларын һәм моны бик теләп эшләүләрен дәлилләде .