Бүген 11 сыйныф укучылары тарих һәм химия фәннәре буенча БДИ тапшыра. Әлеге фәннәр БДИда катнашучылар тарафыннан сайлау буенча тапшырыла.
Тарих фәне буенча БДИда катнашуга 10 укучы гариза биргән. Эш ике өлештән тора, барлыгы 25 бирем. Биремнәрне башкарырга 55 минут вакыт бирелә. Тарих фәне буенча абитуриентлар өчен узу бусагасын түбәнрәк билгеләп булмый торган минималь бусагасы - 32 балл.
Быел химия буенча БДИне 15 чыгарылыш укучысы тапшыра. Катнашучыларга өч сәгать ярым вакыт эчендә 35 бирем үтәргә кирәк. Химия буенча минималь балл - 36. Имтихан уздыру өчен 1 нче урта мәктәпнең ике аудиториясе эшләячәк.
Чыгарылыш укучылар үз нәтиҗәләрен 14 июньнән соң беләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2019 уку елының төп БДИ чоры 27 майдан 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.