Әлфия Когогина: Исерек хәлдә юл-транспорт һәлакәте белә торып кеше үтерүгә тиңләнә.

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

30 майда Дәүләт Думасы соңгы укылышта алкоголь һәм наркотик тәэсирендә кылынган юл-транспорт һәлакәте өчен җәзаны катгыйландыру турында закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина кертелгән үзгәрешләргә комментарий бирде:
"ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, узган елда гына да исерек хәлдә руль артында утырган машина йөртүчеләр аркасында 16,5 мең юл-транспорт фаҗигасе булган, аларда 4,5 мең кеше һәлак булган, 23 меңнән кеше артык җәрәхәтләр алган. "Исерек юл-транспорт һәлакәте" өчен җәзаны катгыйландыруны гадел дип саныйм, чөнки исерек хәлдә машина йөрткән затлар кабаттан шул хәлдә руль артына утыралар".
РФ ҖКнең 264 маддәсенә үзгәрешләр керү нигезендә, әгәр машина йөртүче кеше сәламәтлегенә авыр җәзага китергән юл-транспорт һәлакәте ясый икән, җәза буларак 3 елга кадәр билгеле вазыйфалар һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 5 елга кадәр (хәзер 3 ел) мәҗбүри эшләргә җәлеп ителергә яисә 3 елдан 7 елга кадәр (хәзер 4 ел) ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Кеше үлгән вакытта - билгеле бер вазыйфаларны башкару хокукыннан мәхрүм итеп, 5-12 елга (хәзер - 2-7 ел) ирегеннән мәхрүм итү.
ике һәм аннан күбрәк кеше гомере өзелгән вакытта - билгеле бер вазыйфаларны башкару хокукыннан мәхрүм итеп, 8-15 елга (гамәлдә - 4-9 ел) ирегеннән мәхрүм итү карала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International