Чыгарылыш имтиханнарының кызу чоры башланды. Бүген 109 11 нче сыйныф укучысы математика фәненнән база һәм профильле имтихан тапшыралар.
База дәрәҗәсендә имтихан тапшыруга заявкаларны 31 кеше бирде. 78 катнашучы профильле дәрәҗәне сайлаган.
Математика фәне буенча БДИне ике дәрәҗәгә 2015 елда бүлделәр. База өлешен тапшыручылар аттестат алачаклар һәм документларны керү имтиханнарында математика фәне булмаган югары уку йортына тапшыра алалар.
Профильле имтиханны математика керү сынавы булган югары уку йортына керергә теләүчеләр бирә.
База сынавында 20 бирем бар, аларны үтәүгә өч сәгать бирелә. Эш биш балл белән билгеләнә, тапшыру өчен өч балл да җитә. Профильле дәрәҗәдә математика ике өлешкә бүленгән. барлыгы 19 бирем бар. аларны башкаруга 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Нәтиҗәләрне 100 балл шкаласы буенча бәялиләр, минималь бусага - 27 балл.
Әлфия Солтанова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары:
-Имтихан 1 нче урта мәктәпнең алты аудиториясендә узачак. Барлык укучылар белән дә психологлар эшләде, алар мораль яктан сынауларга әзер. Дулкынлану булачак, әлбәттә. Иң мөһиме тынычланырга һәм яхшы уйларга көйләнергә кирәк. Мин барлык чыгарылыш укучыларына уңышлар телим, без алар өчен бик борчылабыз.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskie-shkolniki-sdayut-ege-po-matematike