Кемгәдер өйдә зур эт асрау зарурлык булып тора, кемдер йорт хайваннарын бик ярата, этләрне мода кушуы буенча тотучылар да бар.
Ничек кенә булмасын, эт хуҗаларына хайваннарны канун нигезендә тоту кирәклеген белеп тору зарур.
Хайваннарны асраучыларга үз хайваннарының башка хайваннарга һәм кешеләргә зыян китерү куркынычын булдырмаска, шулай ук санитар нормалар нигезендә әйләнә-тирәдәгеләргә тынычлык булдыру, гамәлдәге санитар-гигиеник һәм ветеринар кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Шәһәр территориясендә этләрне битлексез һәм чылбырсыз йөртү тыела.
Нинди токымлы булуына карамастан, эт һәм мәчеләр, шул исәптән, номерлы муенчак һәм битлекле булуына карамастан, озатучысыз, хуҗасыз йөриләр икән, кыргый саналалар һәм аларны тотарга кирәк.
Әгәр гади генә бу кагыйдәләр үтәлми икән, хуҗаларга штраф салына.
Баш белгеч - Башкарма комитетның административ комиссиясе сәркатибе