Район Башлыгы Җирле үзидарә көне белән котлавы

2019 елның 20 апреле, шимбә

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәт ветераннары, һөнәри эшчәнлекләре җирле дәрәҗәдә идарә итү процессын оештыру белән бәйле затлар!  Сезне җирле үзидарә көне белән тәбрим итәбез!

Җирле үзидарә үсеше бәрабәренә дәүләтебезнең киләчәге якты. Җирле үзидарә органнарына халыкның ышанычы - халыкның дәүләт хакимиятенә мөнәсәбәтенең иң мөһим күрсәткечләренең берсе, алар аша гражданнар җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга хокук ала, үз мәнфәгатьләрен яклый. Безнең максат - гражданнарның хокукларын яклау һәм халыкның яшәеше өчен уңай шартлар тудыру. Сүз дә юк, җирле үзидарә органнарының барлык звеносының оперативлыгына, эшнең җайлы баруына, перспективага эшләвенә бу мөһим мәсьәләләрне хәл ителүе бәйле.

Хезмәтегез сезгә шатлык һәм канәгатьлек, халыкның рәхмәтен китерсен.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм бәхет телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International