РФ Пенсия идарәсе - картлык буенча социаль пенсиягә хокук турында

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

2019 елның 1 гыйнварында көченә кергән пенсия законнарындагы үзгәрешләр нигезендә, даими рәвештә Россия Федерациясендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнары 70 һәм 65 яшькә җитүгә картлык буенча социаль пенсиягә хокуклы. Пенсиягә чыгу яше этаплап, бер ел адым белән узачак.

2019 елда картлык буенча социаль пенсияне "Россия Федерациясендә дәүләт пенсия белән тәэмин ителеш турында"гы Федераль законда каралганча, 6 айга иртәрәк алырга була. Әйтик, ир-атка 2019 елның 31 гыйнварында 65 яшь тула икән, аңа картлык буенча социаль пенсия 2019 елның 31 июлендә билгеләнергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, картлык буенча социаль пенсия әгәр дә кеше картлык буенча иминият пенсиясенә хокук алмаган очракта билгеләнергә мөмкин. Россия Федерациясе территориясендә даими рәвештә кимендә 15 ел яшәгән, гражданлыгы булмаган затларга һәм чит ил гражданнарына карата да шундый ук шартлар кулланыла.

2019 елда пенсия системасына кергән үзгәрешләр инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту буенча социаль пенсиягә кагылмый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International