Татарстан Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре Минзәләнең мәктәп укучылары каршында "Дуслык һәм килешенү дәресе" мәдәни-белем бирү проекты белән чыгыш ясадылар.
Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, сәламләү сүзебелән чыгыш ясап: "Уңышлы булу өчен әйләнә-тирәдәге кешеләр белән дус-тату һәм килешенеп яшәргә кирәк", - диде.
Проект өч өлештән тора: танып белү, белем бирү һәм күңел ачу. 6-7 сыйныф укучыларына өч кыска метражлы фильм күрсәттеләр, һәркайсын караганнан соң, аларны интерактив формада тикшерергә тәкъдим ителде. укучылар карточкалар ярдәмендә алып баручының түбәндәге сорауларына җавап бирделәр: "Туган як географиясен беләсезме?", "Сезгә үз илегезнең бер өлеше булу мөһимме?"
Балалар шулай ук күп кенә сорауларга җавап бирделәр: "Халкыңның бер өлеше булу нәрсә ул?" "Әгәр мин туган халкым телен белмим икән, үземе аның бер өлеше итеп саный аламмы?"
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-proshel-urok-druzhby-i-soglasiya