2019 елның 1 февраленнән җирләү өчен социаль пособие күләме 5946 сум 47 тиен тәшкил итә. Җирләүгә социаль пособие 4,3 % ка индексацияләнде. Вафат булган пенсионер эшсез булган очракта, җирләүгә социаль пособие алуга хокук була. Пособие алырга җирләүгә чыгымнарны үз өстенә алган якын туганы, рәсми вәкиле мөрәҗәгать итә ала.
Гариза бирүче паспорт, пенсионерның үлү турында таныклыгы, хезмәт кенәгәсе. яисә пенсионерның вафат булган көнгә эшсез булуын раслаучы документлар белән мөрәҗәгать итә. Пенсия фондының территориаль органына пенсионер вафа тбулганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пособие мөрәҗәгать иткән көнне үк почта элемтәсе оешмасы аша бирелә.